«Уч төбе кадәр бер илдәге сайлауга ни өчен шул кадәр зур әһәмият бирелә?» – дип сорарсыз. Яһүдәләрнең глобаль сәясәттә нинди роль уйнаганын сөйләп торасы юктыр. Якын Көнчыгыштагы зур давылга әйләнеп килә торган шторм – шулар эше.
Украина–Россия конфликтының нигезендә дә шуларның астыртын сәясәте ята. АКШтагы вазгыять – гыйбриләр йогынтысы астында. Европадагы бүген кабынган зур фетнә ялкынын мәкерле рәвештә шулар үрләтә. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенә ышанмаска мөмкинсез, ләкин мәшһүр Такер Карлсон: «Европаны юк итү һәрвакыт Израиль максаты булды», – дип әйтә һәм фикерен Нетаньяху сүзләре белән ныгыта.
Израильдә барган сайлау алды көрәше хакимият дигәндә бердәмлекнең эзе дә калмаганын раслый. Кампания барышында Нетаньяхуны яклаучы уң канатлы журналист Йинон Магаль 2026 елның 17 октябрендә туры эфирда Айзенкотны берничә тапкыр «маймыл» дип атады. Айзенкот – Нетаньяхуның төп көндәше, элекке Израиль армиясе Генераль штабы башлыгы. Хәзерге хәрби җитәкчелек белән Нетаньяху арасында каршылыклар да өскә калкып чыкты. Коррупция җәнҗаллары, ришвәт алу турында фактлар, урлашулар һәм башка җинаятьләрдә үзара гаепләшүләр – сайлау алды көрәшенең үзгәрмәс традициясе. Нишләтәсең, Израиль элиталарының табигате шундый: куллары канлы булу гына җитмәгән, башка җинаятьләргә дә баштанаяк чумганнар.
Сайлау алдыннан Нетаньяхуның рейтингы түбән. Айзенкот аннан шактый аерылып алдан бара. Әмма жанр таләбе буенча Нетаньяхуның җиңүе кирәк. Шуңа күрә партиясе җиңә алмаса да, Премьер-министр портфеле аның кулында калырга мөмкин.
АКШта да сайлауга берничә көн генә калып килә. Биредә инде демократларның республикачылардан өстен чыгуы һәм Трамп тәгәрмәченә күсәк тыгулары көтелә. Трамп сайлау алдыннан дизельгә бәя төшерәм дигән максатына ирешә алмады. «Российская газета» бу уңайдан «Почему США не могут остановить дизельный кризис» дигән язма бирә. «Коммерсантъ» та: «Возобновление экспорта дизтоплива из России не снизило мировые котировки», – дип яза. «Ватаным»ны укыгыз. Без 15 октябрьдә үк: «Алдагы көннәрдә бәя төшәр дип әйтеп булмый», «Мондый шартларда ягулык бәяләре түбәнәйсә, гаҗәп булыр иде», – дип яздык һәм Трамп командасы стратегиясен шул ике җөмлә белән ектык.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез