Газетага язылу

Дмитрий Медведев узган ел 422 меңнән артык контрактчы җыю турында хисап тотты

2025 елда РФ Кораллы көчләре контракт хезмәтенә 422 меңнән артык кешене кабул иткән. Бу хакта Россия Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«422 704 кеше хәрби хезмәт үтү турында контракт имзалады. Бу инде бездә булган соңгы мәгълүматлар», – дигән мәгълүмат бирде Медведев.

Моннан тыш, Медведев сүзләренчә, узган ел эчендә «32 мең кеше ирекле башлангычларда хезмәт итү турында контракт төзегән».

«Югары Башкомандующий (Владимир Путин) куйган бурыч үтәлде. <...> Ирешелгән нәтиҗәләр турындагы докладны мин дәүләт башлыгына тәкъдим иттем», - дип билгеләде РФ Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары.

2024 елда, Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, Россия Саклану министрлыгы белән 450 меңгә якын кеше контракт төзегән, ә 40 меңнән артыгы ирекле формированиеләргә кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре