Россиядә вакцинация ясау өчен барлык шартлар да тудырылган, әмма әлегә процесс начар бара, дигән Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
- Бездә вакциналар бик яхшы, киң географияне исәпкә алып вакцина ясату инфраструктурасы җайланган, әмма без моны кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез», - дигән Песков «Эхо Москвы» радиостанциясе эфирында.
Коронавируска каршы вакцинаны Россиянең барлык төбәкләрендә дә ясатырга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү үзәгендә эшләнгән коронавирустан дөньяда беренче «Спутник V» вакцинасын теркәде.
Соңрак Россиядә коронавирустан «Эпиваккорона» һәм «КовиВак» вакциналары да эшләнде. Май башында дүртенче «Спутник Лайт» вакцинасын теркәлде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез