Кырымда пляж сезонын ябу турында карар юк. Бу турыда Россия Президенты пресс-секретары Дмитрий Песков хәбәр итте.
– Бу мәсьәлә буенча бернинди дә карар кабул ителмәде һәм әлегә бу тема буенча берни дә әйтә алмыйм, – дигән ул.
 Билгеле булганча, узган ялларда Севастопольдә фаҗига булды. Ракеталар һөҗүменнән пляжда ял итүче кешеләр зыян күрде. Һәлак булучылар да бар. Биш кешенең өчесе – балалар. Соңгы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләрнең саны 153кә җиткән. Севастопольдә гадәттән тыш хәлләр режимы кертелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез