Дмитрий Песков: Владимир Путин Казанда инде

Россия Президенты Владимир Путин Казанда инде. Биредә бүген БРИКС саммиты башлана. Бу хакта “ТАСС” дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә таянып яза.

“Президент Казанда инде”, – дигән Песков “ТАСС” хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез: БРИКС саммиты 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 30дан артыграк дәүләт вәкиле катнаша. Россия лидеры төрле дәүләтләр башлыклары белән ике яклы очрашулар үткәрәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре