Дмитрий Песков Владимир Путинның бу атнада зур чыгышы көтелүен әйткән

Бу атнада Россия Президенты Владимир Путинның шактый ук чыгышы булачак. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков ВГТРК хәбәрчесе Павел Зарубинга шул хакта сөйләп үткән.

«Президентның шактый ук зур чыгышы булачак», – дигән дәүләт башлыгының матбугат секретаре һәм чыгышның темасы, кайда һәм кайсы вакытта үткәреләчәге турында соңрак хәбәр ителәчәген әйткән.

«Кремльдә бик күп эшлекле очрашулар узачак. Халыкара элемтәләр дә күздә тотыла. Кыскасы, атна бик кызык узачак», – дип билгеләп үткән Песков.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре