Россия Президенты Владимир Путинның еллык зур матбугат конференциясендә катнашкан журналистлар чара барышында битлекләрдә калырга тиеш. Мондый үтенеч белән ил башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мөрәҗәгать итте.
- Бер тапкыр гына киелә торган битлектән булган матбугат вәкилләренә битлекләрен сәгать, 30 минут саен алмаштырып торырга сорыйм. Шулай ук чара барышында кагыйдәләрне истә тотып, матбугат конференция вакытында битлектән калуыгызны үтенәм, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Путин белән элемтәгә Тула, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Ставрополь, Түбән Новгород, Екатеринбург, Новосибирск, Владивостоктагы матбугат үзәкләреннән журналистлар чыгачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез