Догалы ярдәм. Нәзарәт «Каһарманнар елы»на нәтиҗәләр ясады

Бүген Казанда Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы”, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар.

Догалы ярдәм. Нәзарәт «Каһарманнар елы»на нәтиҗәләр ясады
Илдар Мөхәммәтҗанов

Әлеге чарага махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелды. Тантана Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырыла. Бу хакта Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җыелыш кунакларына “Каһарманнарга мөселманнардан” күргәзмәсендә Татарстан Мөфтиятенең һәм гомумән мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәме хакында сөйләделәр. Әйтик, Кукмара мөхтәсибәтеннән имам-волонтер Райнур хәзрәт Әхтәмов һәм “Гараж” төркеме 3D-принтерда дроннар өчен җайланмалар әзерли. Җир асты мәчетенең муляжы да кызыксыну уята: мондый мәчетләр Нәзарәт ярдәме белән бүген фронтның төрле почмакларында оештырыла. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында ул 2025нче елның Нәзарәт тарафыннан “Каһарманнар елы” дип игълан ителүен искә алды, үтеп баручы елда мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды. Мисал өчен, 2025нче елда Татарстан мөфтияте (шул исәптән мөхтәсибәтләр дә) махсус хәрби операциянең алгы сызыгына 55тән артык гуманитар йөк җибәрде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле аларның саның – 100дән артык. Сәфәрләргә Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе да чыкты – хәрби операция башланган көннән ул 9 тапкыр гуманитар вазифа белән МХО зонасына барып кайтты. 2025нче елдагы гуманитар йөкләрнең гомуми бәясе 73 млн сумнан артып китә. Шунысы мөһим: Нәзарәт вәкилләре туган җирдән килгән күчтәнәчләрне солдатларның үз кулына тапшыра. Быел аларны илтеп җиткерүдә 35 имам һәм мөфтият хезмәткәре катнашты.

Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк сугышчыларның теләген күздә тотып җыела һәм нигездә компьютер җиһазлары, элемтә чаралары, җылыткычлар, техника кирәк-яраклары, транспорт чаралары, дарулар һәм хәләл азык-төлекне тәшкил итә, шулай ук мәчет каршындагы волонтерлык үзәкләрендә кулдан ясалган эшләнмәләрне үз эченә ала: волонтерлар маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре һәм коры душлар ясый, оекбашлар бәйли, киемнәр һәм госпитальлар өчен урын-җир кирәк-яраклары тегә, коры ризык, чәй, токмач, хәләл корсервалар әзерли... Мондый волонтерлык үзәкләре республикабызның 104 мәчетендә эшли.
2025нче елда алгы сызыктагы солдатларга җибәрелгән гуманитар йөк арасында иң әһәмиятлесе булып УАЗ (буханка) машинасы нигезендә җиһазландырылган 3 мобиль мәчет тора. Автомобильләр “Каһарман” хәйрия акциясе кысаларында дин кардәшләребездән җыелган акчаларга сатып алынды. Фронтка “тәгәрмәчле мәчет”ләр җибәрү тәҗрибәсе Россия өчен уникаль булды – Татарстан мөфтиятеннән соң аны илебезнең башка мөфтиятләре дә файдаланды. Моннан тыш, фронтка 6 автомобиль һәм 5 мотоцикл җибәрелде. МХОТатарстан Диния Нәзарәтеннән барлыгы 15 машина һәм 9 мотоцикл тапшырылды.

2025нче елның үзенчәлекле нәтиҗәсе булып, Татарстан мөфтиятенең тагын бер уникаль тәҗрибәсе – фронтта блиндаж мәчетләр ачу тора. Махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгында беренче җир асты мәчетен быелның гыйнварында “Батыр” батальонында Нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев булдырды. Хәзерге вакытта аның хисабында – фронтның төрле нокталарында барлыгы 3 җир асты мәчете. Бу үрнәкне “Алга” батальонында хезмәт итүче Нәзарәтнең полк имамы Руслан хәзрәт Әгъмәлов, шулай ук Чистай районыннан мобилизацияләнгән имам Илфак хәзрәт Зөлкарнәев та кабатладылар – аңа Түбән Кама мөхтәсибәте теләктәшлек күрсәтте. Шулай итеп, бүгенге көндә хәзрәтләр фронтта 5 блиндаж мәчет ясады. 

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырып чыгарган мөселман сугышчысының кесә белешмәлеге дә солдатлар өчен файдалы булды. Китап «Мусульманин на воинской службе» исеме астында дөнья күрде һәм ул махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына рухи ярдәм күрсәтү максатыннан әзерләнде, ул хәрби-кыр шартларында дини кануннарны үтәү турында. 

Каһарманнарга булышу белән беррәттән, Нәзарәт шулай ук тылда аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтә. Мөхтәсибәтләрдә даими рәвештә һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның якыннары белән очрашулар оештырыла, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырыла, Татарстан мәчетләрендә сугышчылар өчен догалар кылына, махсус ифтарлар һәм мәҗлесләр, Коръән ашлары оештырыла.
Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә катнашучы һәркемгә, шулай ук Татарстан Рәисенә рәхмәт белдерде – аның ярдәме белән 2025нче елда махсус хәрби операциядә катнашкан 247 кеше һәм аларның якыннары хаҗ кылу бәхетенә иреште.

Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук аларга гамәли яктан ярдәм итүче имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр – Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән “Фронтка ярдәм өчен” медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре