Доллар курсы 85 сумга төшкән

Америка доллары курсы кимеде һәм 86 сумнан азрак булды. Сатулар мәгълүматларыннан билгеле булганча, мондый күренеш 2024 елның 3 сентябреннән бирле беренче тапкыр күзәтелә. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Мәскәү вакыты белән 10:12 сәгатькә Америка валютасы курсы алдагы ябылу күрсәткече белән чагыштырганда 1,23 сумга кимеде һәм 85,59 сумны тәшкил итте.

Шул ук вакытта Мәскәү биржасының төп сессиясе башында РТС (RTSI) индексы узган елның 24 маеннан бирле беренче тапкыр 1 200 пункттан артып китте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре