Доллар курсы 91 сумнан кимегән

Россия банкара базарында доллар курсы 91 сумнан кимегән. 2024 елның 18 сентябреннән тәүге тапкыр шундый хәлнең күзәтелүе икән. “Финам” мәйданчыгы мәгълүматлары шул хакта сөйли, дип яза “Татар-информ”.

Бүген – 13 февральдә иртән доллар курсы 92 сум тирәсе булган. Ә Мәскәү вакыты белән 10:55 сәгатьтә 90,9800 сумга кадәр төшкән.
Евро да арзанайган. 08:00-09:00 сәгать аралыгында 96-98 сум торса, соңрак 94,9320 сум булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре