Газетага язылу

Доллар кыйммәтләнә, бензин да

Россиядә дә финанс тотрыксызлыгының алшартлары көчәя. Элек бюджет дефицитын каплау өчен федераль хөкүмәт нинди адымга барды? Доллар курсын күтәрә, сумныкын төшерә иде. Нәтиҗәдә экспортерлар казнаны зәгыйфьләнгән сум белән шундый итеп тутыра: хөкүмәтнең финанс блогы акчага коена иде. Кризисның авырлыгы кыйммәтләнгән товарлар рәвешендә халык җилкәсенә төшә иде. Соңрак хезмәт хакларын һәм пенсияләрне бераз индексацияләп, киеренкелек бераз йомшартыла иде. Мондый рокировканы озак вакытлар ясамадылар. Казна кытлыгы үсте, сум тотрыклы калды, хәтта ныгыды да. Путин үзенең соңгы чыгышларының берсендә искә төшерде моны: «Гади граждан өчен бу – яхшы, ә экспортка юнәлтелгән предприятиеләр өчен проблемалар тудыра», – диде ул нык сум турында. Сум курсы бюджетка да проблемалар тудыра. Ниһаять, соңгы көннәрдә доллар курсы өскә менә, сумныкы түбән тәгәри башлады. 

 

 Сумның быелгы көпшәкләнүе казнага дивидендларны күбрәк бирәме, проблемалар тудырамы – әйтергә кыен. Вазгыять үзгәрде хәзер. Бензинны читтән сатып ала башладык. Импорт бензин болай да кыйммәткә төшә, чөнки дөнья базары бәясендә йөри. Сум курсы түбәнәйсә, мотор ягулыгын импортлау тагын да кыйммәтләнәчәк. Ягулык бәясен үз иркенә куйсалар, без АЗСларда шундый бәяләр күрәчәкбез: чәчләр үрә торачак. Мондый социаль шартлау тудыра торган вазгыять хөкүмәт өчен файдалы түгел. Димәк, демпферны – бәяләрнең кисәк үсүен йомшарта торган механизмны импорт бензинга да кулланырга туры киләчәк. Гади тел белән әйтсәк, бюджет хисабына бензинны субсидияләргә туры киләчәк. Казнада акча кытлыгын үстерәчәк бу нәрсә. Бюджет мотор ягулыгы ирекле бәягә сатылса гына файда күрәчәк.

 

Тагын бер нәрсә алгы планга чыга. Нефть эшкәртү заводларын янә мәгълүм сәбәпләр аркасында планнан тыш ремонтка ябарга туры килә. Ремонт өчен җиһазлар импорт аша кайтарыла. Димәк, үзебездә җитештерелгән ягулык та кыйммәткә төшәчәк. «Российская газета» АЗСларда янә чиратлар ишәюен яза. Нефть заводларын планлы ремонтка да туктатмый булмый. Болары өчен дә доллар кирәк. Чүп өстенә чүмәлә өелә әле монда.

                  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре