Газетага язылу

Доллармы, алтынмы?

Танылган икътисадчыларның дөнья финанс системасының потенциаль катастрофасы турында кисәтүләре ешая.

2008 елгы кризисны алдан фаразлаучыларның берсе Америка икътисадчысы Питер Шифф: «Доллар җимереләчәк. Долларны алтын алыштырачак... Без икътисадый кризиска таба барабыз, ул 2008 елгы финанс кризисын мәктәп пикнигы кебек кенә итеп күрсәтәчәк», – дигән белдерү ясады. Ул Үзәк банкларның, Америка облигацияләрен сатып, алтын туплауларын, Америкада тормыш дәрәҗәсенең бик нык түбәнәячәген, әмма башка илләрнең моннан отачагын әйтә һәм: «2026 ел зур борылыш елы булырга вәгъдә итә», – дип саный. 

Трамп Американы зур уңышларга алып баруы турында шапырынса да, океан арты аналитикларының берсе дә диярлек аның ул фикерен уртаклашмый. АКШтагы иң зур телевидение һәм медиа компанияләренең берсе NBC: «Гыйнварда Америка эш бирүчеләре 108 435 кешене эштән азат итте. Бу – декабрь белән чагыштырганда 205 процентка күбрәк һәм 2009 елдан бирле гыйнвар өчен иң югары күрсәткеч», – дип борчылып хәбәр итә. Чагыштырыгыз: Трамп Айовадагы чыгышында Американың моңарчы күрелмәгән икътисадый бум кичерүен, инфляциянең тукталуын, бәяләрнең төшүен, керемнәрнең артуын сөйли. Гыйнвар сораштырулары исә халыкның моның белән килешмәвен күрсәтә: америкалыларның 60 проценты, инфляция котырына, дип саный. Нобель премиясе лауреаты Пол Кругман: «Бернинди бум юк. Ә берничә күрсәткеч буенча икътисадтагы хәл Джо Байденнан Дональд Трампка мирас булып калган чордагыдан күпкә начаррак», – ди. 

Америка сәяси комментаторы Кэндис Оуэнс «Икс» социаль челтәрендә: «Безнең белән Израиль өчен эшләүче иблисче педофиллар идарә итә. Моның барысын да аңларга кирәк. Без шайтан синагогасына каршы торабыз», – дип язды. Израиль ресурслары шунда ук аның бу фикеренә игътибар итте. Бу уңайдан Израиль телевидениесенең 9 каналы: «Эпштейн файллары антисемитлык конспирология теорияләре дулкынын кузгатты», – дип яза. Вашингтон ул арада Эпштейн файлларын редакцияләргә кереште. Бу дүшәмбдән башлап редакцияләнмәгән файллар белән бары тик Конгресс әгъзалары гына таныша алачак. 

Бөтен дөньяда социаль челтәрләрне контрольгә алу, кискен цензура кертү сәясәте җәелә. Аның башында сиончылар тора. Израиль террочылары үзләренең вәхши сәясәте турында хәбәр таралудан уттан курыккан кебек курка. Италиядә Олимпия уеннары ачылышы көчле протест уятты: меңләгән кеше Израиль командасының уеннарда катнашуына ризасызлык белдерә, гыйбриләрнең бобслей командасының акчаларын һәм паспортларын урлап чыктылар. Дөньякүләм протест фонында Нетаньяху Трампны Иранга каршы сугыш башларга этәрергә тырыша. 
            

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре