Доллар курсы 100 сумга кадәр күтәрелсә, алтын бәясе бик нык кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Финанс аналитиклары һәм риск-менеджерлары гильдиясенең күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев хәбәр итте.
Элегрәк алтын бәясе берничә көн эчендә 2,4 процентка арткан.
«Минем уйлавымча, әлегә алтын белән берни дә булмаячак. Алтын – җыйган акчаларны саклауның иң яхшы вариантларының берсе. Әмма алтынның долларларга сатылуын исәпкә алырга кирәк. Мин доллар 100 сум торырга тиеш дип саныйм, һәм бу билгене күрербез дип уйлыйм. Димәк, рубльләрдә алтын бик кыйммәтләнәчәк», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул шулай ук хәзер алтынның бәясе артуын әйтте, бу АКШның дәүләт бурычын реструктуризацияләүгә бару планнары турындагы сөйләшүләр белән бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез