Казанда 69 яшьлек хатын-кыз, мошенниклар тозагына эләгеп, 9,5 миллион сум акчасыннан колак каккан. Җинаятьчеләр өч ай дәвамында, акча урлау өчен төрле сәбәпләр табып, хатын-кызны алдап килгән. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. Кемдер аңа, янәсе, домофон кодының алыштырылуы турында телефоннан хәбәр итеп, берничә сан әйтүне сораган. Шуннан соң өлкән яшьтәге хатын-кыз белән Росфинмониторинг “хезмәткәре” элемтәгә кереп, имештер, саклык акчасына куркыныч янавын белдергән. Хатын-кыз, счетларының иминлеген кайгыртып, курьерга 2,3 миллион сум акчасын биреп җибәргән.
Шуннан соң мошенниклар пенсионерның фатиры барлыгын белеп, аны күчемсез милкен сатарга күндергән. Нәтиҗәдә бер катлы хатын-кыз тагын 7 миллион сум акчасын аферистларга биргән. Мошенниклар пенсионерның һәр адымын контрольдә тоткан.
 Пенсионер соңыннан гына мошенниклар корбанына әйләнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. “Московский” полиция бүлегендә әлеге очрак буенча мошенниклык турында статья нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез