Аның сүзләренчә, җирлекне, кайда, нинди юнәлештә (көньяк, төньяк һ.б) икәнеңне һәм разведка билгеләрен тиз генә аңлау осталыгы бу. Соңгы очракта чын максатны (дошманның коралын, объектын һ.б) макеттан аеру турында сүз бара. “Әзерлексез оператор ниндидер торбадан чыгып торган төтенне ут ачкан корал буларак кабул итәргә мөмкин. Чынында бу ялган максат кына булырга мөмкин.
Андагы бер яки ике кеше игътибарны үзенә җәлеп итеп, коралны юкка әрәм итүгә китерә. Дрон кыйммәт тора: 3 миллион сумлык дрон белән 50 меңлек торбаны юк итү, әлбәттә, дөрес түгел”, – дип билгеләп үткән “Оскар”. Оператор әйтүенчә, өченче мөһим күнекмә – ул да булса горизонталь элемтәләрне урнаштыру осталыгы.
Бу күнекмә кемнәрнең сул һәм уң флангларда эшләүләрен аңлаудан һәм разведка мәгълүматлары белән тиз генә алышудан гыйбарәт. Берлектә эшләмичә, үзара аңлашмыйча гына позицияне үзгәртүе кыен. Ә бер позициядән торып кына эшләргә ярамый, дип басым ясап әйткән дрон операторы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез