Дубайга турлар саткан Казан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Бу мәгълүматны «НТР 24» хәбәрчесе Россия Эчке эшләр министрлыгында алган. 29 яшьлек хатын-кызга ориентировка «Игътибар, эзләүдә!» бүлегендә урнаштырылган. Бу хакта "Интертат" хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Илүсә Миңнегалиева (Фәлахова) ире белән бергә социаль челтәрләрдә Дубайга арзан турлар рекламалады. Кешеләр ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга турлар булмаячагы турында хәбәр итте, акчаларын кире кайтарырга ышандырды.
Аларның эшчәнлегеннән зыян күрүчеләр саны бөтен Россия буенча меңнән артык кеше исәпләнә. Зыян якынча 27 миллион сум тәшкил итә, дип яза «НТР 24». Бу факт буенча җинаять эше ачылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез