Дулкынландыргыч сюрприз: махсус хәрби операциядә катнашучы егет сеңлесенең туена кайткан (ВИДЕО)

Махсус хәрби операциядә катнашучы Сибай хәрби хезмәткәре сеңлесенең туена сюрприз ясаган. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Егет туй мәҗлесе вакытында банкет залына зур чәчәк бәйләме тотып килеп кергән. Абыйсын күргән кәләш күз яшьләрен тыеп кала алмаган. Очрашуның дулкынландыргыч мизгеленнән видеоны Илгиз Солтанмуратов телеграм-каналында урнаштырган.

Аннары хәрби әнисенә һәм башка туганнарына чәчәк бәйләмнәре бүләк иткән. Аның көтмәгәндә кайтып төшүе бөтен гаилә өчен күңелле сюрприз булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре