Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховны “Мәскәү татарлары” клубы президенты итеп сайлаганнар. Ул җәмгыять әгъзалары очрашуында сайланган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Вәкиллек миңа – Татарстанның Мәскәүдәге бер кисәге кебек. Безнең клуб очрашып аралашу, бер-береңә ярдәм итү өчен булдырылган. Һәркайсыбыз гаять зур тәҗрибәгә ия”, – дип билгеләп үткән Фәррахов очрашуда.
“Мәскәү татарлары” 2023 елның декабрендә Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Айрат Гатиятов, “Росмолодежь” җитәкчесенең элекке урынбасары Дамир Фәттахов тәкъдиме белән оештырылган. Аңа түрәләр, җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез