Хөкүмәт хатын-кызларны беренче триместрдан ук декретка җибәрү идеясын карарга тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Татьяна Буцкая белдерде.
«Беренче атналар физиология ягыннан катлаулы һәм дөрес карар кабул итү өчен бик мөһим. Шуңа күрә беренче триместрдан ук декрет яки булачак әниләргә йөклелек вакытында билгеле атналарны сайларга мөмкинлек бирүче «үзгәрүчән» декрет каралырга мөмкин», – диде Буцкая «Абзац» белән әңгәмәсендә.
Йөкле хатын-кызлар бу чорны мөмкин кадәр тыныч үткәрсен өчен, беренче атналардан ук декрет ялына чыга алу мөмкинлеге булырга тиеш, дип өстәде парламентарий.
Хәзерге вакытта Россия хатын-кызларының йөклелек һәм бала тудыру буенча ялга чыгарга хокукы 30-нчы атнадан гына бар. Күп балалы йөклелек очрагында – 28-нче атнада.
Ял табиб-гинеколог биргән эшкә яраксызлык кәгазе нигезендә рәсмиләштерелә. Гадәти йөклелек вакытында ялның дәвамлылыгы календарь буенча 140 көн тәшкил итә. Ул тәмамланганнан соң хатын-кыз, балага өч яшь тулганчы, бала карау буенча ялны дәвам итә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез