Якын араларда мессенджерда персональ мәгълүматларның читкә күпләп “агуы” көтелә.
Мошенниклар, телеграмга нигез салучы Павел Дуровны кулга алуга бәйле ыгы-зыгыдан файдаланып, мессенджерда утыручыларны, үзләрен ярдәм итү хезмәте белгечләре буларак таныштырып, алдый башлаган. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.
Аферистлар, янәсе шәхси мәгълүматларны имин ресурска күчерергә кирәк, дигән булып, телеграмнан файдаланучыларның аккаунтына керү өчен сылтамалар җибәрә башлаган. Шул рәвешле мошенниклар теге яки бу кешенең аккаунтына кереп, үзләренең кырын эшләренә керешкән.
“Роскачество”ның цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко агентлык хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, якын араларда телеграмда персональ мәгълүматларның читкә күпләп “агуы” көтелә. Ул, мессенджерда аферистлар игътибарын җәлеп итәрдәй мәгълүматларны бетереп, билгесез кешеләр белән аралашуда сак булырга киңәш иткән.
“Роскачество” телеграмнан файдаланучыларны уяу булырга, шикле сылтамаларга басмаска, шулай ук таныш булмаган кешеләргә үз мәгълүматларыңны тапшырмаска чакыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез