Дүрт голга – өч очко: «Рубин» сезонны җиңүдән башлады

«Рубин» җиңүдән башлады. Казан командасы сезонның беренче очрашуында Түбән Новгородта җирле «Пари НН»ны 4:2 исәбе белән отты. Җиңүнең кыйммәтен арттырган тагын ике сәбәп бар. Беренчедән, узган сезонда «Рубин» әлеге көндәшеннән бер мәртәбә дә өстен чыга алмады. Икенчедән, моңа кадәр Казан футболчыларының Рәшит Рәхимов җитәкчелегендә бер уенда 4 туп кертә алганы юк иде. Әмма баш тренер барыбер канәгать түгел.

Узган сезонда «Рубин»ның сигезенче урын алуын әйбәт нәтиҗә дип бәяләделәр. Бер ел беренче лигада уйнап, премьер-лигага әйләнеп кайткан команда иң көчлеләр арасында югалып калмады. Аңлашыла инде, сыйланган саен яхшыракны ашыйсы килә. Шуңа күрә Казан командасыннан тагын да күбрәкне өмет итәләр. Ә моның өчен составта үзгәрешләр ясарга туры килә.

Әмма ике сезон арасындагы тәнәфес вакытында әллә ни зур үзгәрешләр булмады. Капкачы Юрий Дюпин Краснодарга китте. Аның урынына дип аңларга кирәк, Владивостокта туган, соңгы вакытта Түбән Новгородта чыгыш ясаган, аңа кадәр ЦСКА, «Мордовия», «Урал», «Химки», «Волга», «Тосно», «Амкар»да тәҗрибә туплаган 34 яшьлек татар егете Артур Нигъмәтуллинны чакырдылар.

Яңа килгән уенчылар арасында тагын бер капкачы Евгений Ставер һәм Австрия ярымсакчысы Александар Юкич та бар. Узган сезонда аренда буенча «Балтика»да уйнаган һөҗүмчеләр Виталий Лисакович белән Джоэль Фамейе Казанга кайтты. Аларга «Рубин»да урын табылырмы? Егетләргә бик тырышырга туры киләчәк.

Дюпиннан тыш, сезон арасында Казаннан Солтмурад Бакаев, Леон Мусаев, Михаил Костюков һәм Александр Мартынович китеп барды. Урош Дрезгич, Даниил Родин, Никита Яновичны арендага бирделәр.

Узган сезонда 10 туп кертеп, Россия премьер-лигасында иң яхшы һөҗүмчеләр исемлегенә кергән албан футболчысы Дакуның да китү ихтималы турында күп сөйләделәр. Җитмәсә, ул Албания җыелма командасы составында Европа чемпионатында чыгыш ясады. Әмма оста уенчы футбол күргәзмәсендә үзен матур итеп күрсәтә алмады. Хорватиягә каршы узган очрашудан соң Даку, җанатарлар утырган трибуна янына килеп, урынсыз сүзләр кычкыра башлады. Сер түгел, элеккеге Югославия урынында барлыкка килгән илләр һәм аларда яшәүче милләтләр арасында мөнәсәбәтләр бик үк җайлы түгел. Шуңа күрә бу вакыйгадан соң тавыш чыкты һәм «Рубин» уенчысына ике матчлык дисквалификация җәза бирделәр. Шаукымы Россиягә дә килеп җитте. Казан клубында футболчыга карата чара күреләсен әйттеләр. Бер яктан караганда, күңелсез вакыйга. Аның каравы уенчыга игътибар кимеде дип әйтергә мөмкин. Ә Дакуның «Рубин» өчен әһәмиятен әйтеп тә торасы юк. Аны сатып акча эшләп булса да, урынына кеше табарга кирәк бит әле.

Дөрес булса, татар егете, узган сезонда «Зенит»ны отканнан соң шаярып «Краснодар»дан акча сораган һәм озакка сузылган гауга чыгарган Руслан Безруковның Казаннан китү ихтималы булган. Әмма сүзгә кеше кесәсенә керми торган егет тә «Рубин»да калды һәм тәмам үз кешегә әверелде. Командада игътибарны иң нык җәлеп футболчылардан берсе санала, аны хәзер төрле чараларга да еш чакыралар. Заманасы шул: футбол туп тибү белән генә бетми.

Кыскасы, Казан командасы яңа сезонга зур үзгәрешләрсез керде. Былтыр ныгып калган состав тәүге уенда 4:2 исәбе белән Түбән Новгородта җирле «Пари НН»ны отты. «Рубин» очрашуның 3 нче минутында ук туп керттерде. Әмма бер минуттан исәпне тигезләде, ә тайм ахырына кадәр тагын ике мәртәбә уңышка ирешеп, алга чыкты. Икенче таймда командалар тагын берәр туп кертте. Казан командасының голлары очрашуның иң яхшы уенчысы булып танылган әлеге дә баягы Даку, Александр Зотов, Валентин Вада һәм Дмитрий Кабутов исәбендә. Сүз уңаеннан, узган сезонда «Рубин» «Пари НН» белән ике мәртәбә очрашып, икесендә дә җиңелүгә дучар булган иде.

Моңа кадәр Казан командасының Рәшит Рәхимов җитәкчелегендә бер очрашуда 4 туп керткәне юк иде. Әмма баш тренер матчтан соң барыбер канәгатьсезлек белдереп алды. «Матч тәмамлангач, егетләргә дә әйттем: беренче тайм искиткеч булды, ә икенчесендә «Локомотив»ка каршы узган уенда ничек булды, шул ук тырмага басты. Ахырга кадәр уйнарга кирәк! Очрашуның яхшы өлешләре өмет уята. Әмма нәрсәгәдер өметләнәсең икән, ахырга кадәр уйнарга кирәк, – диде ул. – Мин гадәттә сәгать ярым тирәсе күнегүләр ясыйм. Мондый матчлардан соң шуны аңлыйм: берни эшлисе юк икән бит. Ике кило болай да юкка чыга».

Киләсе очрашуны «Рубин» 27 июльдә үз кырында «Зенит»ка каршы уздыра. Санкт-Петербург командасы да яңа сезонны беренче очрашуда 4 туп кертүдән башлады. Дөрес, үз капкаларына берне дә керттермәделәр.

Фото: rubin-kazan.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре