Дүрт ил вузлары медицина белеме бирүдә берләшергә җыена

Дүрт ил вузлары медицина белеме бирүне тикшерү үзәге булдырырга ниятли. Бу хакта унбишенче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» мәйданында узган матбугат очрашуында әйттеләр.

«Сүз Татарстан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Таҗикстан югары уку йортлары турында бара», – диде Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов. Аның әйтүенчә, вузлар арасында яңа белем бирү программаларын эшләү юнәлешендә көчләрне берләштерү мөмкинлеге бар. Без хәзер шулай эшлибез дә. Сүз һәр илдә медицина белеме бирүнең сыйфатын һәм белем алу мөмкинлекләрен арттыру турында бара», – диде Алексей Созинов. Шул рәвешле, тармакта табибларга кытлыкны да киметмәкчеләр.

Ташкент медициңа академиясенең халыкара хезмәттәшлек буенча проректоры Җахангирхан Исраилов искәрткәнчә, вузлар күптән хезмәттәшлек итә инде.

Матбугат очрашуында хәбәр итүләренчә, яңа үзәк Үзәк Азиянең киләчәк табибы моделен төзергә ярдәм итәчәк. Ул барлык дәүләтләр таләпләренә җавап бирәчәк. Аерым алганда, бергәләп әзерләгән табиблар хәләл стандартлары буенча да эш итә алачак дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре