Дөрес, бу очракта сый-хөрмәтне өйдә әзерләү турында сүз бара. Узган ел белән чагыштырганда, быел бәйрәм чыгымнары 12–15 процентка күбрәк булачак, дип тә кисәтәләр. Санап карыйбызмы?
Декабрьгә аяк бастыкмы, димәк, Яңа елга да күп калмады. Бәйрәм «исе» килә башлады инде. Кибетләрдә бәйрәм бүләкләре түргә чыкса, эштә мәш килеп корпоратив үткәрергә урын эзлиләр. Белгечләр исә Яңа ел табыны бәясен исәпләп чыгарган.
– Иң мөһиме – чыгымнар керемнәр белән тәңгәл килергә тиеш. Бер кич өчен бурычка батарга кирәкми, – дип алдан ук кисәткән илнең стратегик һәм кризиска каршы идарәсе белгече Олеся Бережная.
Аның әйтүенчә, Яңа ел кичендә кафе-рестораннарда йөргәнче яки әзер ризыкка заказ биргәнче, бәйрәм табынын өйдә үзең әзерләү күпкә отышлырак. Санап та күрсәткәннәр: дүрт кешелек бәйрәм табынына ике төрле кайнар ризык, туралган ит һәм сыр, өч төрле салат, кызыл уылдыклы һәм кызыл балыклы кабымлыклар «куйганнар». Боларга өстәп, өлкәннәргә – спиртлы эчемлекләр, балаларга баллы су да бар. Менә шушы табынны әзерләү якынча 12 мең сумга төшәчәк, ди.
Дүрт кешегә җитәрлек итеп кыздырылган тавык – 512 сум. Сыер ите яратучыларга күбрәк түлисе – 1887 сум чамасы. «Оливье» салаты – 450 сум. Туралган ит – 587 сум. Туралган сыр – 330 сум. Кызыл уылдыклы кабымлыкның 15 данәсе – 2538 сум. Шпрот балыгыннан ясалганы – тугыз тапкыр арзанрак. Шампан шәрабы – якынча 600–700 сум... Әнә шуннан 12 мең сум җыела да инде. Бәяләр бөтен җирдә дә бер түгел, аппетит та төрле, дип тә искәрткәннәр.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, бәйрәмгә әзерләнгәндә акчаны янда калдырырга мөмкин.
– Яңа ел алдыннан гадәттә уылдык, консервлар кыйммәтләнә. Шуңа күрә аларны алдан алып куярга мөмкин, – ди белгеч. – Шулай ук, кирәк булса, алкогольле эчемлекләрне дә алдан әзерләп куя аласыз. Хәмер ел әйләнәсе шактый кыйммәт тора. Ә Яңа ел якынлашканда бәйрәмгә бәйле чыгымнар болай да арта. Иң мөһиме, хәмер сатып алгач, аны 31 декабрьгә кадәр ераграк почмакка яшереп куярга онытмагыз.
«Авито» порталы үткәргән сораштырудан күренгәнчә, быел илдә яшәүчеләр Яңа елны өйдә бәйрәм итүгә 14 мең сумга якын акча тотарга җыена. Респондентларның 5 проценты әйтүенчә, Яңа ел – иң беренче чиратта, мохит. Шуңа күрә күпчелек чыршы куячак, өйне җем-җем итә торган утлар белән бизәячәк. Сораштыруда катнашучыларның 74 проценты бәйрәмне – мандариннан, 73 проценты – «Оливье» салатыннан, 58 проценты «Тунлы сельдь» салатыннан башка күз алдына китерми.
«Татарстанстат» хәбәр итүенчә, бу елның октябрендә республикада куллану бәяләре үсеше 8,5 процент тәшкил иткән. Ил күләмендәге уртача күрсәткеч – 7,7 процент, Идел буе федераль округы буенча – 8,7 процент.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез