Программаның төп вакыйгаларының берсе – Әбу-Дабида Мөхәммәт бин Заид исемендәге гуманитар университетына сәяхәт булды.
Бүген укучылар университет ректоры доктор Хәлифә Мөбарәк Әл Даһери белән мәртәбәле кунаклар катнашында республиканың мәдәниятен һәм традицияләрен тәкъдим иттеләр. Делегация өчен югары уку йортының мәгариф мохите белән танышу өчен экскурсия үткәрелде.
Программа проект эше белән дәвам итте: алынган тәҗрибәне яшүсмерләр үз тәкъдимнәрен тикшергәндә куллана.
Сәфәр Әбу-Дабида 12-19 ноябрьдә уза торган «Дуслар» Халыкара яшьләр лагере программасына кертелгән.
Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшьләр дипломатиясе академиясе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Делегация составында 78 кеше, алар арасында 14-17 яшьлек укучылар, озатып йөрүчеләр һәм оештыручылар бар.
Сменаның белем бирү программасы мәдәни алмашу белән бергә алып барыла. Әбу-Дабида Примаков исемендәге Рус мәктәбендә балалар Татарстанны тәкъдим иттеләр һәм Сабантуй бәйрәме үткәрделәр. Отрядларны тәкъдим итү, иҗади номерлар һәм чәкчәкне татып карау Республика традицияләре белән танышуның бер өлеше булып торды.
Катнашучыларны Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле Тимур Хәйретдинов сәламләде. Тышкы икътисади эшчәнлек буенча белгеч, Татарстаннан ватандашыбыз Алсу Миндубаева һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм халыкара икътисади өлкәдә эшләү өчен кирәкле күнекмәләр турында сөйләде.
Алынган белемнәрне һәм тәэсирләрне катнашучылар проект эшендә куллана. Алар мәдәният, спорт, медиа, яшьләр дипломатиясе, экология өлкәсендә Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең алга таба хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән проектлар әзерлиләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез