Газетага язылу

Дустанә илдә пенсия яшен күтәрергә җыеналар

Үзбәкстанда пенсия яшен ир-атларга – 60тан 63кә, хатын-кызларга – 55тән 58гә кадәр күтәрергә тәкъдим иткәннәр. Икътисад һәм финанс министрлыгы эшләгән закон проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарылган. «Российская газета», podrobno.uz хәбәренә таянып, шул хакта яза.

Рәсми мәгълүматларга караганда, пенсия яшен этаплап – 2028 елдан башлап, һәр ел саен 3 айга озатачаклар. Пенсия реформасын шул рәвешле 2039 елга төгәлләү күздә тотыла.
Үзбәкстанда, тулы пенсия билгеләү өчен, ир-атларга – кимендә 25 ел, хатын-кызларга – 20 ел эш стажы таләп ителә. Бу илдә пенсиянең уртача күләме 1,6 миллион сом (безнеңчә 11,5 мең сум) тәшкил итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре