• Фото: zdorovieinfo.ru

Эч нигә быгырдый?

Тамак ачу. Эч быгырдау, нигездә, кешенең тамагы ач булганда күзәтелә. Ашказаны белән эчәклек бик нык кыскара, бу исә үз чиратында тавыш китереп чыгара. Озак вакыт ашамыйча торганда газлар ашказаны буйлап «йөри» башлый. Ул исә үз чиратында билгеле бер тавыш рәвешендә уза. Эч быгырдауның никадәр көчле булуы шушы эчәклек эченә җыелган газларның күплегенә бәйле.

Эч газлану. Билгеле бер продуктлар, әйтик, шул ук борчак, ногыт кебек кузаклылар, кәбестә ашаганнан соң да эч газланырга мөмкин. Алар эшкәртелгән чакта бик нык әчи, нәтиҗәдә эчтә газ җыела. Андый чакта шулай ук эч быгырдый.

Күп итеп һава йоту. Хәзер кеше ризыкны озаклап чәйнәмичә, аяк өсте генә ашарга күнеккән. Ашыгып чәйнәгәндә, күп итеп һава йотыла. Бу шулай ук эч быгырдауга китерә.

Ашказаны-эчәк трактындагы ялкынсынулар, дисбактериоз. Бу авырулар ашказаны-эчәк трактына зур басым ясый. Әмма ялкынсыну вакытында эч быгырдаудан тыш кеше эч авыртудан, күңел болгану, диареядан да зарланырга мөмкин.

Кешенең психологик халәте. Даими рәвештә стресс кичергән кеше еш кына ашказаны-эчәк тирәсендә уңайсызлык сизә башлый. Киеренке халәттә, гадәттә, эч быгырдау, эч авырту, күңел болгану борчый.

Организмга ферментлар җитмәү. Ашказанына бәйле ниндидер хроник кимчелек аркасында ашказаны тиешенчә эшләп бетерми. Нәтиҗәдә ризык та тиешенчә эшкәртелми. Бу шулай ук эч быгырдауга сәбәпче була ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре