Хокук сакчылары гражданнарны телефон аша сөйләшеп ярдәмгә чакырмый, шулай ук җинаятьчелеккә каршы законсыз ысуллар кулланып көрәш алып бармый, дип белдерделәр РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән законсыз файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Хокук саклау органнары беркайчан да гражданнарны телефон аша сөйләшеп ярдәмгә чакырмый, җинаятьчелеккә каршы законсыз ысуллар кулланып көрәш алып бармый», - диелә ведомствоның Telegram-каналында урнаштырылган хәбәрдә.
Эчке эшләр министрлыгында мондый төрдәге теләсә нинди шалтыратулар законга каршы килә һәм алар гражданнарны җинаять кылырга җәлеп итүгә юнәлдерелгән, дип кисәттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез