Мәскәүгә бик көчле “Эдгар” давылы ябырылган. Җил тизлеге секундына 25 метрга җиткән, яшенләп, чиләкләп яңгыр яуган. Бу хакта “RT” яза.
Табигать афәте башкалага күп кенә зыян салган. Давыл агачларны аударган, биналарның түбә калайларын каерган, юл билгеләрен һәм реклама такталарын сындырган, чүп савытларының астын өскә китергән. Кайбер юллар, тротуарлар су астында калган.
Бигрәк тә Строгино районына зур зыян килгән. Анда яшәүчеләр бик көчле өермә кичергән. Ботаника бакчасы да җитди зыян күргән. Биредә көчле җил төзелеш мәйданчыгындагы материалларны тир-якка очтырткан. “Москва-Сити”да да җимереклекләр бар.
Соңгы мәгълүматларга караганда, табигать афәтендә кимендә 5 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез