Эдуард Хәйруллин белән хушлашу кайда узачагы билгеле

Эдуард Хәйруллин белән хушлашу дүшәмбе көнне, 17 апрельдә узачак.

Хушлашу мәрасиме Казанда 17 апрельдә 10:00 сәгатьтә Николай Ершов урамы, 57а адресы буенча «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак.

Исегезгә төшерәбез, танылган журналист һәм ТР Президентының элеккеге матбугат сәркатибе 14 апрельдә 55 нче яшендә вафат булды.

https://vatantat.ru/2023/04/109963/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре