Синоптиклар аномаль салкыннар турында кисәтсә, ерак юлларга чыкмый торырга киңәш итсә дә, анда безне якташлар көтә дип, волонтерлар төркеме тәвәккәлләргә була. Үзләре белән Нива, УАЗ машиналары, җир өсте дроннары, хәрби техникаларга запас частьлар, инструментлар, махсус хәрби приборлар, генераторлар, кирәк- ярак, азык- төлек, медикаментлар, шәхси посылкалар алып барып, яудагыларны сөендерергә, авыр хезмәтләренә аз булса да уңайлык тудырырга ниятләгән егетләргә афәрин дияргә генә кала. Яудагылар үзләре дә балтачлылар күрсәткән ярдәмнең бик вакытлы һәм мөһим булуын әйтә, һәрдаим рәхмәтләрен ирештерә. Шушы көннәрдә генә район җитәкчелегенә һәм халкына чираттагы Рәхмәт хаты кайта. «Суземка» тактик юнәлеше командиры, полковник А. Саламатов исеменнән булган әлеге хатка өстәп, «МХОда катнашучыларга хәрби бурычларын үтәүгә шартлар тудыруда гуманитар ярдәм белән булышлык иткән өчен» район башлыгы Рамил Нотфуллинга «Сугышчан дуслыкны ныгыткан өчен» медале дә тапшырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез