Егет белән кыз никахларыннан соң һәлак булганнар

Уфада яшәүче егет белән кыз никахларыннан соң Мәскәүгә барып, туйга акча эшләп кайтырга хыялланганнар.

Тик аларның бу хыяллары чынга ашмый кала: "Бла-бла-кар" машинасында Бөре районыннан кунактан кайтып килгәндә алар юл һәлакәтенә очрыйлар. Алар утырган машинаның арты көпчәкләре җәйге була, шунлыктан каршы якка чыгып, "Лада" машинасы белән бәрелешә. Азат шунда үк һәлак була, ә Жанна өч көн комада ятканнан соң үлә. Яшьләр никахларыннан соң Мәскәүгә җыенган булганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре