Су-34 хәрби самолеты йортка төшкәннән соң, янгында 14 кеше үлгән: 11 олылар һәм 3 бала, дип хәбәр иттеләр Краснодар крае Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев үз телеграмма-каналында хәбәр иткәнчә, өемнәрне сүткәндә коткаручылар ундүртенче мәетне тапкан.
Тагын 19 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның бишесе балалар. Краснодар һәм Ейскидан килгән 40 психолог гаиләләргә ярдәм күрсәтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез