“Smartavia” авиакомпаниясенең Мәскәүдән Екатеринбургка очкан самолеты Казан аэропортына төшеп утырган. Сәбәбе – 5N 293 рейсы пассажирының үлем хзлендә булуы, дип хәбәр итә ТАСС. Пассажир хатын-кыз “Ашыгыч ярдәм” килгәнче җан биргән.
Агентлык мәгълүматларына караганда, экипаж командиры пассажирлардан тикшерү гамәлләре үткәрелү сәбәпле самолеттан төшеп торуны сораган. Әлегә башка мәгълүматлар юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез