Газетага язылу

Екатеринбургта Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак «Иннопром» күргәзмәсе ачылды

Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсе башланды. Ул 6 июльдән 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан «Екатеринбург Экспо» үзәгендә узучы күргәзмәдә 30 компаниянең эшләнмәләре тәкъдим ителгән стендын урнаштырды. Татарстаннан «Иннопром»да якынча 170 кешедән торган рәсми делегация эшли. Алар арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да бар, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Сәнәгать кластеры рәисе Сергей Майоров.

Бүген мәйданчыкта ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Форумның беренче көненә планлаштырылган эшлекле программада шулай ук РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның да катнашуы көтелә. Ул кичә Урал башкаласына килде. «Иннопром»да традицион рәвештә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов та катнаша, диелә «Татар-информ хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре