Татарстанда “ЭКОлидер” дигән республика бәйгесендә катнашу өчен гаризаларның кабул ителә башлады. Әлеге бәйге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Чара “Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларында уза.
Бәйгедә катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне сакларга өйрәнү бурычын куйган экологик предприятиеләрнең “иң-иңнәре”, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.
Гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр Eco.pros@tatar.ru почтасына яки министрлыкка тапшырырга да була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез