Газетага язылу

Эколог кырмыска тешләүнең кемнәр өчен куркыныч тудырырга мөмкин булуын әйтте

Эколог Илья Рыбальченко сүзләренчә, бөҗәк тешләгәндә, агу бүленеп чыга һәм аны төрле кешенең организмы төрлечә кабул итәргә мөмкин. Кемнеңдер тешләнгән урыны кычыта, ә кемнеңдер кычытыну бөтен тәненә таралырга, хәлсезлек күзәтелергә, иреннәре шешәргә, сулыш алуда кыенлыклар туарга мөмкин. Бу билгеләр тешләгәч үк түгел, бераздан барлыкка килә.

Утлы кырмыска тешләү аеруча куркыныч икән, чөнки ул казналыгы белән тән тиресен эләктереп, бер генә түгел, ә берничә тапкыр тешли. Белгеч бөҗәк тешләгәннән соң бит шешсә, сулыш юлларында гыжлау барлыкка килсә, баш әйләнсә, сөйләшүдә кыенлыклар туса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш итә. Чөнки кырмыска тешләүдән булган аллергиядән хәтта кешенең гомере өзелергә дә мөмкин булуын әйтә эколог. Ашыгыч ярдәм килгәнче, кырмыскадан зыян күрүчене, аякларын өскә күтәртеп яткырырга, сулышы кысылмасын өчен, су эчертмәскә кирәклеген искәртә ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре