Газетага язылу

Экология министры Азат Җиһаншин Казанның төньяк өлешендә һаваны пычратучы чыганакны атады

Эксперт фикеренчә, Казанның төньяк өлешендә атмосфера һавасы сыйфатына карата зарлануларның төп сәбәпләренең берсе – Химик урамындагы полигонны эксплуатацияләү. Бу хакта бүген ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Казанда узган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

 

«Ике масштаблы фәнни тикшеренү үткәрелде. Беренчесен Медицина-профилактика технологияләре федераль фәнни үзәге белән берлектә Роспотребнадзор үткәрде. Икенчесен Россиянең Ломоносов исмендәге Мәскәү дәүләт университеты җитәкчелегендәге әйдәп баручы фәнни оешмалары башкарды. Бу тикшеренү Россия Фәннәр академиясенең глобаль экологик проблемалар буенча фәнни советы рәисе Степан Калмыков белән килешү кысаларында оештырылды», - дип сөйләде ул.

Экспертлар исләрнең чыганакларын ачыклаган, Казанның төньяк өлешендә һаваны пычратучы матдәләрне билгеләгән.

«Галимнәр һава пычрануны киметү өчен чаралар тәкъдим итте. Алар арасында каты коммуналь калдыклар полигоннарыннан тарала торган матдәләрне җайга салуның яңа методик алымнарын булдыру кирәклеген аерып атый алам», – дип билгеләде Җиһаншин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре