Газетага язылу

Экологик чиста азот: СИБУРНЫҢ Түбән Кама предприятиесендә яңа һава бүлү җайланмасы

СИБУРның Түбән Кама предприятиесе җитештерү инфраструктурасын масштаблы модернизацияләү кысаларында, яңа проектны тормышка ашыра.

Экологик чиста азот: СИБУРНЫҢ Түбән Кама предприятиесендә яңа һава бүлү җайланмасы
Фото: СИБУРның матбугат хезмәте

Быел "Нефтехим"да яңа һава бүлү җайланмасы (ВРУ) эшли башлаячак – ул тулысынча автоматлаштырылган, энергияне нәтиҗәле куллануның һәм экологиянең заманча стандартларына туры килә. Төзү-монтажлау эшләренең хәзерге прогрессы 36,1 процент тәшкил итә. Яңа җайланма компаниянең төбәктәге гамәлдәге һәм киләчәк проектларының азотка булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерергә тиеш

Элеккеләреннән ике тапкыр куәтлерәк

Һаваны түбән температурада бүлү ысулы белән алынган азот – углеводород чималын эшкәртүнең куркынычсыз процессын тәэмин итүнең мөһим элементы. Ул технологик процессларда янучан матдәләрнең кислород белән контактка керүен булдырмаска ярдәм итә.

40 еллык тарихы булган гамәлдәге һава бүлү җайланмалары эксплуатациядән чыгарылачак. Бүген алар "Нефтехим"ны азот белән тулысынча тәэмин итә алмыйлар: предприятие аның бер өлешен чит тәэмин итүчеләрдән сатып ала.

Яңа һава бүлү җайланмасы элеккеләреннән ике тапкыр куәтлерәк – ул сәгатенә 32 мең кубометр азот җитештерә алачак. Бу җитештерүчәнлек СИБУРның төбәктәге төп инвестиция проектларын – яңа этилен комплексын, гексен производствосын, шулай ук төзелә торган «стирол чылбыры» һәм металлоценлы полиэтилен проектларын ышанычлы тәэмин итү өчен җитәрлек.

Яңа җайланма куәтлерәк кенә түгел, ә энергияне сакчылрак та куллана. Югары файдалы эш коэффициенты булган җиһазлар сайланды, бу азотны минималь электр энергиясе чыгымнары белән алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу – заманча, тулысынча автоматлаштырылган производство, өстәвенә, экологик яктан да чиста. Һава бүлү блогы пычратучы матдәләр барлыкка китерми – атмосферага кислородка баетылган һава кайтарылачак, – диде «Нефтехим»ның көйләү-җибәрү алдындагы эшләр һәм көйләү-җибәрү эшләре операцион блогы җитәкчесе Олег Франденгайм.

Графиктан калышмыйча

Генераль подрядчы һәм җиһазлар белән тәэмин итүче – Россиянең «ПРОГАЗ» компаниясе. Һава бүлү блоклары Түбән Камага әзер килеш китерелделәр. Бу монтажлау вакытын һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметте.

Проект 2024 елның маенда старт алды. Аның башлангыч бәясе – 8 миллиард сумнан артык.

Объектта 20дән артык төп технологик җиһаз монтажланган, биналарның «җылы контуры» ябылган, технологик торба үткәргечләрне эретеп ябыштыру һәм монтажлау эшләре алып барыла. Эшләр графиктан алда бара.

Сәнәгать газлары белән тәэмин итү системасын модернизацияләү, гомумән алганда, җитештерү инфраструктурасын үстерү кебек үк, ышанычлылыкка һәм технологик куркынычсызлыкка стратегик инвестицияләр булып тора. СИБУР Татарстанда Идел буе нефть химиясе кластерын үстерү буенча алдынгы проектларны тормышка ашыра. Уңышның мөһим факторлары – җитештерү инфраструктурасын синхрон яңарту һәм киңәйтү. Соңгы ике елда бу юнәлештә күп эшләр башкарылды: үзәк лаборатория яңартылды, ремонт-механика заводында модернизацияләү эшләре тәмамланып килә, ул илдәге иң алдынгы үзәкләрнең берсе булачак. Чистарту корылмалары системасын масштаблы реконструкцияләү финал этабында. Икенче этиленүткәргеч төзелә. Яңа һава бүлү җайланмасын төзү – бу эшнең тагын бер мөһим өлеше, – дип билгеләп үтте «Нефтехим» генераль директоры Марат Фаляхов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре