Эксперт Александр Брод: «Татарстан халкы республиканың киләчәге сайлауларга бәйле булуын аңлый»

РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары Советы әгъзасы, «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе рәисе Александр Брод «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны туры эфирында сайлауларның төбәк киләчәге өчен әһәмиятен һәм республикада сайлаучыларның активлыгы югары булуын билгеләп үтте, дип яза «Татар-информ» .

«Татарстан халкы республиканың киләчәге, аның үсеше, тормыш дәрәҗәсенең күтәрелүе ТР Рәисен сайлауга бәйле булуын яхшы аңлый. Татарстан һәрвакыт сайлауда югары активлык күрсәтә. Бу, барыннан да элек, халыкның оешканлыгы һәм җаваплылыгының югары дәрәҗәсенә бәйле, алар сайлауларның гадәти вакыйга гына түгел, ә хакимият органнарын формалаштыру, сәясәткә профессионалларны, актив гражданлык позициясендәге кешеләрне җәлеп итү икәнен аңлый», – дип искәртте Александр Брод.

Аның сүзләренчә, сайлау кампанияләре һәм тавыш бирү көне Татарстанда гадәттәгечә оешкан һәм ачык рәвештә, тупас хокук бозулардан башка гына узды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре