«Хезмәт хаклары номиналь рәвештә үсәчәк. Әмма хезмәт хаклары үсеше темплары бәяләр үсеше темпларыннан югарырак та, түбәнрәк тә булырга мөмкин. Эшләүчеләрнең керемнәре ни дәрәҗәдә үсәчәге яки кимиячәге шуңа бәйле булачак», – дип хәбәр итте икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь Кох.
Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хезмәт хакларының тотрыклы реаль үсешен инфляциядән 5-8 процентка югарырак көтә, моны хезмәт өчен түләүнең минималь күләменең кискен артуы (20 проценттан артыгракка – 27 мең сумга кадәр) һәм аерым тармакларда кадрлар кытлыгы белән бәйләп аңлата.
Икътисад фәннәре кандидаты, аналитик Николай Кульбака хезмәт хаклары үсеше сакланачак, әмма тармаклар һәм компанияләр буенча тигез булмаячак дип саный.
«Бизнесның эшләре начар бара, шуңа күрә алар хезмәт хакларын бик нык арттыра алмаячак. Уртача, һичшиксез, ниндидер үсеш булачак, ләкин барлык предприятиеләрдә дә түгел», – дип белдерде Кульбака.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез