Газетага язылу

Белгечләр декабрьне кышын отпуск алу өчен иң отышлы ай дип атады

2026 елның декабре кышын отпуск алу өчен иң отышлы ай булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына «Авито Работа» экспертлары хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«2027 елның гыйнвар һәм февраль айларында эш көненең бәясе 2026 елның декабренә караганда азрак, шуңа күрә бу айларда отпускка чыгу акча ягыннан отышсыз. Хезмәт хакын югалтмыйча ял итәргә теләсәгез, быел кышын отпускны 2026 елның декабренә планлаштырырга киңәш ителә», – диелә хәбәрдә.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, айда эш көннәре никадәр күбрәк булса, бер эш көнененең бәясе дә шулкадәр зуррак. 2026 елның декабрендә 22, 2027 елның гыйнварында 15, февральдә 19 эш көне булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре