Ел ахырына азык-төлек продукциясенә бәяләр артачак

Яңа елга мандариннар, әфлисуннар һәм башка экзотик җимешләр кыйммәтләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га икътисадчы Василий Колташов хәбәр иткән.

«Тулаем алганда чит ил җиләк-җимешләре, мәсәлән, мандариннар, әфлисуннар, грушалар һәм башка экзотик товарлар кыйммәтләнә. Тарифлар һәм ягулык бәясе артуны исәпкә алып, үзебезнең продуктлар да, мәсәлән, ит, сөт балык продукцияләренә дә бәя арта. Шулай ук, сезон тәмамлану сәбәпле, яшелчәләргә бәяләр артуы көтелә», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Санап үтелгән товарларга бәяләр доллар курсының үзгәрүенә пропорциональ рәвештә үсәчәк, дип өстәде. Шулай ук бәягә транспорт чыгымнары да керә, дип йомгаклады Колташов.

Элегрәк финанс аналитиклары һәм риск- менеджерлар гильдиясенең күзәтүчеләр советы әгъзасы Александр Разуваев доллар курсы 100 сумга кадәр үсәчәк, дип хәбәр иткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре