Ел ахырында 13нче пенсия түләнергә мөмкин

Дәүләт Думасында декабрьдә картлык буенча иминият пенсиясе алучы барлык өлкәннәргә 13 нче пенсия түләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Известия» «Гадел Россия — дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Мироновның премьер-министр Михаил Мишустинга юллаган хатына сылтама белән хәбәр итә.

«13 нче пенсияне түләү гомере буе илебез үсеше мәнфәгатьләрендә эшләгән затларга карата социаль гаделлекне торгызуга ярдәм булачак», - дигән депутат.

Моңа кадәр Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов  2025 елда пенсионерларга түләүләр индексацияләячәге турында хәбәр иткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре