Ел тәмамланганчы 12-17 яшьлек үсмерләрне вакцинацияләү башланачак. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән.
“Ел азагына кадәр үсмерләр арасында бөтен Россия күләмендә тәүге тапкыр вакцинация уздырылачак”, – дигән министр ТАСС хәбәрчесенә Пермьга эшлекле сәфәре барышында.
Сәламәтлек саклау министрлыгы 24 ноябрьдә 12-17 яшьлек үсмерләр өчен коронавирустан “Спутник М” вакцинасын теркәгән. Вакцина ике компоненттан тора. Икенче дозасын беренчесеннән соң 21 көн узгач алырга кирәк. 15 яшькә кадәрге балаларга прививка әти-әнисе рөхсәте белән генә ясала. Балигъ булганнар моны мөстәкыйль хәл итә.
Ел ахырына кадәр 150 меңгә якын дозада “Спутник М” вакцинасын әйләнешкә кертү күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез