Ел азагына рубль курсының төшүен фаразладылар

2025 ел азагына рубльнең бәясе төшүе көтелә, моңа төп ставка кимү йогынты ясаячак. Бу хакта журналистларга Х Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Безнең барлык бәяләүләр нигезендә, [рубль] курсы ел азагына кадәр кимергә тиеш, бу экспортерлар һәм бюджет өчен куркынычларны киметәчәк», – дип хәбәр итте банкир.

Греф әйтүенчә, Россия валютасы, аерым алганда, төп ставка дәрәҗәсе төшү нәтиҗәсендә кимергә тиеш.

Саклык банкының соңгы макрофаразыннан билгеле булганча, илкүләм валюта агымдагы ел азагына бер АКШ доллары өчен 90 сумга кадәр кимиячәк, дип билгели агентлык.

Шул ук вакытта, Греф бәяләвенчә, 2025 ел азагына төп ставка якынча 14 процент тәшкил итәчәк. Аның фикеренчә, бу илнең икътисадын җанландырып җибәрү өчен җитәрлек түгел.

«<...> инфляциянең хәзерге дәрәҗәләрен исәпкә алганда, икътисадны җанландырып җибәрерлек ставка 12 процент һәм аннан да түбәнрәк дәрәҗәдә булырга тиеш», - дигән ул. Греф шулай ук Россия банкы икътисадның рецессиягә күчүенә юл куймау өчен мөмкин кадәр барысын да эшләячәк, дип белдерде.

Фаразлар буенча, 12 сентябрьдә Үзәк банкның директорлар советы утырышында төп ставка ким дигәндә ике процентка кимергә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре