Ел башыннан бирле 3 меңнән артык пенсионер мошенниклардан зыян күргән

Ел башыннан бирле Татарстанда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кылынган 17 меңнән артык җинаять теркәлгән. Аларда, шул исәптән, 3 меңнән артык пенсионер зыян күргән. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының сорау алу һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Михаил Желаев әйтте.

“Ел башыннан бирле Татарстанда мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кылынган 17 меңнән артык җинаять теркәлде. Бу – республикада барлык хокук бозу очракларының 57 проценты”, – диде ул.

Михаил Желаев сүзләренә караганда, бу елның җиде аенда мошенниклар республикада яшәүчеләрдән 3 миллиард сумнан артык акча урлаган. “Җинаять корбаннары арасында 211 балигъ булмаган үсмер, 3 меңнән артык пенсионер да бар. Иң еш таралган алдау очраклары – мошенниклар банк, хокук саклау органы яки элемтә операторы хезмәткәре булып шалтырата”, – диде өлкән прокурор.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре