«Коммерсант» хәбәренә караганда, бу күрсәткеч узган елның шушы ук чорындагыга караганда 13,7 процентка арткан. Шәхси банкротлык процедурасы гамәлдә булган дистә елда барлыгы 2,22 миллион кеше бөлгән. Шуның 7,5 меңе шушы вакыт эчендә – ике тапкыр, 49 ы өч тапкыр банкротлыкка чыккан.
Бу процедураны узучылар арасында хатын-кызларның (56%) ир-атлардан (44%) күбрәк булуы, шулай ук 1981–1996 еллар аралыгында туган кешеләрнең күпчелекне (47%) тәшкил итүе ачыкланган. Бөлгенлеккә төшүчеләрнең бурычны түләү өлеше түбән – 6–7 процент дәрәҗәсендә кала. Шул ук вакытта әҗәтне сызып атудан судлар да ешрак баш тарта башлаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез