Ел башыннан бирле Россиядә автокредитлар саны 97,6 процентка арткан

Ел башыннан бирле Россиядә автокредитлар саны узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 97,6 процентка арткан. ТАСС хәбәренә караганда, машина сатып алуга банклар барлыгы 1,6 триллион сум күләмендә әҗәт биргән.

Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары буенча, иң күп автокредит Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә (121,3 млрд һәм 103 млрд сум) рәсмиләштерелгән. Санкт-Петербургта – 76,36 млрд, Татарстанда – 72,55 млрд һәм Ростов өлкәсендә – 70,9 млрд сумлык кредит алганнар.

Татарстанда автокредитның уртача күләме алдагы айдагы белән чагыштырганда 6,1 процентка артып, 1,46 млн сумга җиткән. Ил буенча унынчы күрсәткеч бу. Мәскәү беренче урында: биредә әлеге күрсәткеч 1,91 млн сумга тигез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре