Ел башыннан бирле Татарстанда 212 кешенең кызамык йоктыруы ачыкланган

Ел башыннан бирле Татарстанда кызамык йоктыруның 212 очрагы теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә таянып яза.

Ведомство мәгълүматларына караганда, чирләүчеләрнең 20 проценты кызамыкны чит илдән ияртеп кайткан. 44 проценты авыру йоктыруны илнең башка төбәкләренә сәфәрләре белән бәйләп аңлаткан.

“Вазгыять бездә генә түгел, башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә киеренке. Прививка ясатырга теләмәүчеләр дә хәлне мөшкелләндерә”, – дип билгеләп үткән Любовь Авдонина.
Ведомство хезмәткәрләре кызамык очраклары артуны кайберәүләрнең вакцинация узарга теләмәүләре белән бәйләп аңлату ягында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре