Ел башыннан бирле Татарстанда коллекторлар эшенә йөздән артыграк шикаять биргәннәр

Суд приставлары ел башыннан бирле Татарстанда йөздән артыграк кешедән коллекторлар эшенә карата шикаять алган. Дәүләт реестрын алып бару һәм түләү срогы кичектерелгән бурычны кире кайтару буенча юридик затлар эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Дмитрий Богумель шул хакта белдергән.

“Агымдагы елда түләү срогы кичектерелгән бурычны түләтү мәсьәләләре буенча гражданнардан 104 мөрәҗәгать керде. Узган елда шушы чорда 116 мөрәҗәгать алынган иде”, – дип билгеләп үткән ул.

2023 елда суд приставларына барлыгы 909 мөрәҗәгать кергән. Чагыштыру өчен: 2022 елда аларның саны 1057 булган. Татарстанда яшәүчеләрнең зары башлыча коллекторларның көне-төне шалтыратуларына һәм хәбәрләр җибәрүләренә бәйле.

“Бурычлы кеше үзе элемтәгә чыкмаса, трубканы алмаса, коллекторлар аның туганнарына, танышларына шалтырата. Шуны аңлатып үтәсем килә: теге яки бу финанс яки микрофинанс оешмасының мобиль кушымтасын урнаштыргач, телефоныгыздагы барлык номерлар әлеге оешма карамагына күчә. Ә алар законсыз төстә сезнең белән элемтәгә керергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән бүлек башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре